
Совет районы 11нче татар гимназиясендә галим Хатыйп улы Миңнегулов исемендәге " Дөньяда сүзебез бар" дигән икенче халыкара фәнни- гамәли конференция булды. Чара Казан Федераль университеты белән берлектә үткәрелде. Конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән, Казахстаннан барлыгы 307 эш килде, аларның 140ы финалга узды. Конференциянең пленар утырышында күренекле галимнәр, әдәбият- сәнгать әһелләре, журналистлар, укытучылар, тәрбиячеләр, югары сыйныф укучылары, студентлар катнашты. Очрашу иҗади рухта, бик оешкан төстә үтте
...
Читать дальше »