
30нчы гыйнвар көнне «8нче гимназия-Мәгариф үзеге» шәһәр һәм республиканың туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен методик мәйданчыкка әйләнде. Масштаблы семинарның темасы заманча белем бирүнең иң актуаль юнәлешләренең берсе булды: «Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыручы дәресне проектлау». Гимназия укытучылары, теорияне һәм практиканы берләштереп, кунакларга бербөтен эш системасын тәкъдим иттеләр. Программа бик бай булды: ачык дәресләр, осталык-дәресләре, гамәли практикум, Т.Миңнуллин иҗатына багышланган дәрестән тыш чара. Семинар җанлы диалог һәм профессиональ эзләнү атмосферасында узды. Кунаклар чараларның югары методик дәрәҗәдә булуын, укытучыларыбызның креативлыгын һәм тәкъдим ителгән тәҗрибәнең тирән эчтәлеген билгеләп үттеләр. Барлык катнашучылардан да 8нче гимназия укытучыларының педагогик эшчәнлегенә югары бәя бирелде
...
Читать дальше »