
06.02.2026 көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә танылган дизайнер Флера Калмурзина исемендәге VI "Милли мирас" шәһәр иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Бәйгегә "Журналистика", "Кул остасы", "Рәсем сәнгате" номинацияләре буенча 200 гә якын эш кабул ителде. 61 җиңүче бүләкләү тантанасына чакырылды. Чара алдыннан 3 юнәлеш буенча мастер-класслар узды,"Милли мирас" музеенда танылган дизайнер Флера апа Калмурзинаның кызлары Фәридә һәм Асия ханымнар, туганнары белән җылы очрашу булды. Зур актлар залында бәйрәм тантанасында җиңү яулаган укучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы, " Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Шиһапова Гөлгенә Мансур кызы, " Сабантуй" журналының баш мөхәррире Мөхетдинова Руфия Рифгать кызы котладылар.
Гран - при яулаган 3 балага Флера Калмурзина премиясен А. Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Арсланова Рәхимә Минвәли кызы тапшырды
...
Читать дальше »