
3нче апрельдә Совет районының 183 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысының социаль - психологик компетенциясе: укучылар белән, шул исәптән хәвефле төркемгә керүчеләр белән тәрбия эше» темасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырган курслар кысаларында республика методик семинар-практикумы уздырылды (стажировка). Әлеге курсларның кураторы – Һадиева Гөлнара Васил кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы. Семинар эшендә республиканың төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Совет районының милли мәгариф буенча методисты Гайзатуллина Ә.М. катнашты.
Иң элек укытучылар 183 нче гимназиянең мөмкинчелекләре белән танышты. Мәктәп белән танышуны директорның милли мәсьәләләр буенча урынбасары Корбанова Рәмзия Габделәхәт кызы алып барды. Ул туган телләрнең укытылышы, кадрлар белән методик эшнең оештырылуы, милли тәрбиягә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде. Аннан кунаклар нейрочелтәрләр буенча мастер-класс карадылар. Мастер-классны югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максумова Гөлнур Мөбәрәкхан кызы күрсәтте. "Минем беренче проектларым” уку-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре турында югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Арсланова Лилия Фаил кызы чыгышы тыңланды. Заман таләпләренә туры килә торган татар теле дәресләре каралды һәм анализланды. Дәресләрне югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Л.Р., һәм беренче категорияле укытучы Вафина И.И. күрсәтте. Укытучылар Юсупова Чулпан Гомәр кызының "Файдалы чүп” проект эшчәнлегендә катнаштылар һәм "Фронтка хатлар” исемле мастер-класс карадылар. Эмоциональ киеренкелекне киметү максатыннан рәсем укытучысы Шабанова И.Г. арт-терапия үткәрде.
...
Читать дальше »