Среда, 2025-05-21, 2:02 PM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [223]
Для ознакомления [892]
План работы [128]
Информатизация [47]
Информация от РОО [40]
Информация УДО [83]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
18.97.14.86
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

Наш опрос
Какую операционную систему Вы ИСПОЛЬЗУЕТЕ на Вашем школьном компьютере?
Всего ответов: 31
Наш опрос
Наш опрос
СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2025 » Апрель » 4 » Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә белән уртаклаштылар
Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә белән уртаклаштылар
3нче апрельдә Совет районының 183 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысының социаль - психологик компетенциясе: укучылар белән, шул исәптән хәвефле төркемгә керүчеләр белән тәрбия эше» темасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырган курслар кысаларында  республика методик семинар-практикумы уздырылды (стажировка). Әлеге курсларның кураторы – Һадиева Гөлнара Васил кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы.   Семинар эшендә республиканың төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Совет районының милли мәгариф буенча методисты Гайзатуллина Ә.М. катнашты.
Иң элек укытучылар 183 нче гимназиянең мөмкинчелекләре белән танышты. Мәктәп белән танышуны  директорның милли мәсьәләләр буенча  урынбасары Корбанова Рәмзия Габделәхәт кызы алып барды. Ул туган телләрнең укытылышы, кадрлар белән методик эшнең оештырылуы, милли тәрбиягә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде. Аннан кунаклар нейрочелтәрләр буенча мастер-класс карадылар. Мастер-классны югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максумова Гөлнур Мөбәрәкхан кызы күрсәтте. "Минем беренче проектларым” уку-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре турында югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Арсланова Лилия Фаил кызы чыгышы тыңланды. Заман таләпләренә туры килә торган татар теле дәресләре каралды һәм анализланды. Дәресләрне югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Л.Р., һәм беренче категорияле укытучы Вафина И.И. күрсәтте. Укытучылар Юсупова Чулпан Гомәр кызының "Файдалы чүп” проект эшчәнлегендә катнаштылар һәм "Фронтка хатлар” исемле мастер-класс карадылар. Эмоциональ киеренкелекне киметү максатыннан рәсем укытучысы Шабанова И.Г. арт-терапия үткәрде. Стажировка театр студиясенең "Нәүрүз” бәйрәменә багышланган масштаблы дәрестән тыш чара – әдәби музыкаль кичә белән тәмамланды. Кунаклар әдәби-музыкаль кичәне яратып карадылар. Дәрестән тыш чара Хашитова Л.С. җитәкчелегендә әзерләнгән иде. Курсларга килүчеләр гимназиянең милли белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлекләреннән канәгать калдылар һәм үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Укучыларның матур итеп татарча сөйләшүләренә, тәрбияле булуларына соклануларын белдерделәр.
Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназия директоры Галинова Светлана Асхатовна һәм аның коллективына олы рәхмәтен белдерде һәм алга таба хезмәттәшлеккә ышанып кала.

 
Категория: Для ознакомления | Просмотров: 10 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0
Copyright © 2006—2025 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420029, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Кирпичникова, д.12
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Апрель 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Поиск по новостям
Форма входа
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru