25 нче мартта Совет районының татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәнең РМО җыелышы булып узды. Җыелышның темасы "ФГОС таләпләре буенча дәрес анализы һәм үзанализ”. Әлеге киңәшмә ZOOM платформасы аша үтте, барлыгы 51 укытучы кереп игътибар белән тыңлап, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә, үз чиратында, җыелышны алып баручы һәм район методик берләшмәнең җитәкчесе Альбина Илсуровна Ваганова бик зур осталык белән күрсәтмә материаллар ярдәмендә аңлатты, туган сорауларга җавапларын бирә барды. Уздырылган район методик киңәшмәсендә укытучылар өчен актуаль булган мөһим мәгълүматлар җиткерелде.
...
Читать дальше »