9 нчы ноябрь конне Ленин исемендәге мәдәният йортында "Татар егете. Татар кызы – 2019” конкурсының финал этабы узды. Абсолют җиңүчеләр, 1 нче урынга лаек булучылар: "Татар егете – 2019” – МББУ "149 нчы лицей” укучысы Гилязов Сәйдәш һәм "Татар кызы – 2019” – МББУ "180 нче гимназия” укучысы Хисамиева Азалия . "Татар кызы – 2019” конкурсының "Ягымлы кыз” номинациясенә МББУ "171 нче мәктәп” укучысы Закирова Зәринә һәм "Җитез егет” номинациясенә МББУ "171 нче мәктәп” укучысы Фазлыев Фаил лаек булдылар. Конкурсантларны төрле яктан сынасалар да югалып калмадылар. Финалистларны котларга Казан мәгариф идарә оешмасының эшләрен вакытлыча алып баручы вәкил, "Ак Калфак "исемендәге хатын-кызлар оешмасы, «Ялкын», «Сөембикә», «Салават Күпере», «Сәхнә» журналлары редакторлары, "Сәләт" яшьләр оешмасы, Татарстан республикасының Милли китапханә вәкилләре, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт театры артистлары, Г.Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачылар театры оештыручылары килделәр. Чын күңелдән Җиңүчеләребезне тәбрик итәбез! Киләчәктә уңышлар юлдаш булсын!
...
Читать дальше »