Кырым үзенең гүзәл табигате, Кара диңгезе, сихәтле һавасы белән генә түгел, ә бу җирлектә тугандаш халкыбыз - кырым-татарларының яшәве белән дә үзенә җәлеп итә.
25-29.09 көннәрендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә 10 кешедән торган делегация татар мәгарифе көннәрен үткәрү кысаларында Кырымда булып кайттылар. Беренче көнне үк Симферопольда Кырымның Мәгариф,фән һәм яшьләр белән эш министрлыгында түгәрәк өстәл узды. Рәсми очрашуда ике яклы хезмәттәшлек буенча шартнамәгә кул куелды, уртак чаралар билгеләнде
...
Читать дальше »