27 апрель көнне Казан шәһәре Совет районының " Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”сендә каһарман язучы Абдулла Алишның 110-еллык юбилеена багышланган V төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Бу чара гимназиядә 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. Конференциядә катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя. Быел Башкортстан, Пермь, Әстерхан, Ульян, Төмән өлкәләреннән килгән укучылар һәм укытучылар да булды.
Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның, җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, әдәбият белән кызыксынучы балаларның күп булуы куандыра
...
Читать дальше »