2017нче елның 28 сентябрендә Татар-Информ мәгълүмати агентлыгында В.Н.Мещерякова авторлык системасы буенча эшләүче тьютор-укытучылар интервью бирделәр. Алар арасында Совет районының югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Илсур кызы да эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авторлык системасының традицион уку-укыту системасыннан аермалы яклары, үзенчәлекләре, нәтиҗәлелеге турында сүз алып барылды. Укытучылар рус һәм башка милләт вәкилләре балаларының кыска вакыт аралыгында Дәүләт телебез – татар телендә сөйләшә, аңлаша алуына шатлануларын яшермәделәр. Педагогик эшчәнлегегездә иҗади уңышлар Сезгә
...
Читать дальше »