"Шигърият бакчасында" II шәһәр әдәби иҗат бәйгесе | 12:00 PM |
 04.04.2025 көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә республикакүләм катнашу хокукы алган"Шигърият бакчасында" II шәһәр әдәби иҗат бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Быел ул А. Алиш премияләре лауреатлары: Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина,Ленар Шәех,Нәкыйп Каштанов һәм Рәхимә Арсланова иҗатларына багышланган иде. Бәйгегә 761 эш кабул ителде. Шуларның 100 дән артыгы җиңүче булып танылды һәм бүләкләү тантанасына чакырылды. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Рәхимә Арсланова премиясенә быел Хәбибрахманова Сәфинә( Кукмара), Шагиев Әмир( Казан, 281 нче балалар бакчасы), Фәсхетдинова Ләйсән ( Казан, 155 нче гтмназия), Кәлимуллина Әминә( Казан, 37 гимназия) лаек булдылар.
|
Категория: Для ознакомления |
Просмотров: 38 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0
|