 Тукайның туган көне татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бөек шагыйрьне апрель аенда милли җанлы һәркем искә ала. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә. Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия укучылары күңелендә дә – Тукайлы шигърият, иҗат рухы яши. 28 апрельдә алар тарафыннан «Туган телем - Тукай теле» исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә 1-8 сыйныф укучылары Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Чарага Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Г. Тукай китапларыннан торган "Күчмә күргәзмә" белән килде. Күргәзмә әдәбият сөюче дусларыбызда зур кызыксыну уятты. Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Насыйбуллина Нуридә Шәйдулла кызы үз чыгышында Тукай әсәрләрен һәм туган телне белү мөһим булуын ассызыклады, чарада катнашучыларга һәм аны оештыручы татар теле укытучыларына рәхмәтен белдерде. Гимназия директоры Рәхимә Миневәли кызы Арсланова Тукай турында үзенең шигырьләрен укыды һәм шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерүдә катнашкан укучыларны бүләкләде. Кичә югары дәрәҗәдә үтте һәм татар халык гимны - "Туган Тел"не башкару белән тәмамланды. По всему Татарстану и в регионах проживания татар день рождения Габдуллы Тукая отмечается как День родного языка и Праздник поэзии. Великого поэта помнят и любят, его стихи, словно пронизанные скорбью и красотой песни, отзываются в сердцах каждого. Дух поэзии и творчества жив и в учениках гимназии № 20 им. Абдуллы Алиша г. Казани, где 28 апреля прошел литературно-музыкальный вечер «Родной язык – язык Тукая». Учащиеся 1-8 классов проникновенно читали стихи Тукая наизусть и мастерски инсценировали его сказки. Республиканская детская библиотека им. Р. Миннуллина приехала с «Выездной библиотекой», представив выставку книг Тукая, которая вызвала огромный интерес у юных любителей литературы. Заведующая отделом краеведения и национальной литературы, кандидат филологических наук Нурида Насибуллина подчеркнула важность знания родного языка и отметила уникальность творчества великого поэта. Директор гимназии, Рахима Арсланова, читала свои стихи о Тукае и наградила участников театрализованных постановок. Завершился вечер торжественным исполнением гимна татарского народа - «Туган тел».
 |