Конкурс “Без Тукай оныклары” | 11:55 AM |
24 апрельдә Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәгендә 1нче сыйныф укучылары өчен "Без Тукай оныклары” конкурсы үтте. Конкурста 90, 93, 101, 161, 171, 175. 187, лицей- инженерлар үзәге укучылары катнашты. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: талантлы балаларны ачыклау, укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә тарту, милли үзаңны үстерү. Конкурста катнашучылар өчен өй эше бирелгән иде: - Визитка «Без инде зурлар» - Иҗат номерлары - Интеллектуаль Конкурс. "Казан горлыгым» (Казан шәһәренең мәдәни объектларын, истәлекле урыннарын, тарихи урыннарын белү). Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, матур итеп чыгыш ясадылар. Чараны Антонова Ләйсән Мансур кызы бик кызыклы итеп алып барды. Балалар канәгать булып киттеләр.
|
Категория: Для ознакомления |
Просмотров: 43 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0
|