 2нче апрель көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Гәрәй Рәхим исемендәге 5 регионара фәнни-гамәли конференция үтте. Аны Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Информацион-методик үзәге Совет районы Дәрвишләр бистәсеең балалар үзәге белән берлектә оештырды. Конференциягә 200гә якын эш килгән. Эшләр тикшерелеп, җиңүчеләр һәм призерлар конференциянең пленар өлешенә чакырылган иде. Чакырылган кунаклар арасында әдәбият галимнәре, депутатлар, Г.Рәхимнең хатыны, керәшен татарларының вәкилләре бар иде. Кичә бик җылы, дустанә рухта үтте. Конференциядә Совет районы укытучылары актив катнашты.
|