16 сентябрь - каһарман- шагыйрь Абдулла Алишның 116 еллык туган көне уңаеннан Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия (директоры-А.Алиш, К.Насыйри премияләре лауреаты Рәхимә Арсланова) ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында митинг узды. Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сөнкишева һәм Фәридә Аишева, шулай ук экономика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган экономисты Марс Гаитов катнаштылар. Гимназия боерыгы нигезендә быел Абдулла Алиш исемендәге премиягә Халыкара, республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашкан 11 нче сыйныф укучысы Валеева Алсу лаек булды.
16 сентября-в честь 116-летия со дня рождения поэта-героя Абдуллы Алиша у бюста Алиша, установленного во дворе гимназии № 20 имени Абдуллы Алиша, прошел митинг. В мероприятии приняли участие заместитель председателя Союза писателей Татарстана, поэт Рифат Замал, лауреаты премии Абдуллы Алиша Ленар Шейх, Галимзян Гильманов, родственники Абдуллы Алиша - Гульшат Сункишева и Фарида Алишева, а также кандидат экономических наук, Заслуженный экономист Татарстана Марс Гаитов. На основании приказа гимназии в этом году премии имени Абдуллы Алиша была удостоена ученица 11 класса Валеева Алсу,победительница международных и республиканских олимпиад, принимавшая активное участие в жизни гимназии.
#Гимназия20имениАбдуллыАлиша
|