Казан шәһәре Совет районының 180 нче гимназиясендә 21 февраль- Халыкара туган тел көнендә Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Төрле милләт вәкиленнән булган балалар үзләренең моңлы җырларын җырладылар, биюләрен биеделәр, туган телләрендә сөйләделәр. Һәрбер халыкның туган теле, милли киеме, ризыклары, гореф-гадәтләренең үзенчәлекле, бай тарихлы икәнен күрсәттеләр.
|