2014 нче елның 22 нче апрелендә Дәрвишләр бистәсе Балалар иҗаты үзәге район күләмендә "Без – Тукай оныклары” бәйгесен уздырды. Апрель аенда узучы бәйге районыбызда инде өченче тапкыр оештырыла. Бәйгедә Совет районы мәктәпләренең 1 нче сыйныфларында укучы малайлар һәм кызлар катнашты. 47, 58, 84, 108, 111, 156, 161, 166, 169, 171, 174, 175, мәктәпләре, 8, 11, 90, 93, 110, 140 нчы гимназия һәм лицей укучылары үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәтеп, уңышлары белән уртаклаштылар. А.Алишка багышланган интеллектуаль конкурста үзләренең зирәк һәм тапкыр булулары белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны шаккаттырдылар. Бәйгедә "Гран - при”га 11нче татар гимназиясе укучысы Сафин Булат (укытучысы Халиуллина Н.М.), 90 нчы гимназия укучысы Шайхетдинова Алинә (укытучысы Назирова Ф.С.) лаек булдылар. Бәйгедә катнашкан һәм җиңгән укучылар район мәгариф бүлеге дипломнары белән бүләкләнделәр. Сафин Булатка һәм Шәйхетдинова Алинәгә Җиңүчеләр кубогы тапшырылды. |