|
СЕЙЧАС НА САЙТЕ |
|
|
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 Пользователи: |
|
|
|
|
Новости сайта |
|
» 2023 » Март » 20 » "Алиш эзләреннән" исемле бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе
"Алиш эзләреннән" исемле бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе | 11:51 PM |
22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә "Алиш эзләреннән" исемле бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар: Халиков Илгиз Илдар улы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә башлыгы; Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ф.ф.к., мәгарифне үстерү институты доценты; Әнвәр Нурәхмәт улы Хуҗиәхмәтов - педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы; Илсияр Вазыйх кызы Иксанова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары,шагыйрә,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе; Ләбиб Лерон, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты; Рәфис Корбан, татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе; Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы; Абдулла Алишның туганнары-Гөлшат апа һәм Азат абый Сөнкишевлар катнаштылар. Чарада укучылар һәм укытучылар 5 юнәлеш буенча эләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр. Шунысы куанычлы балалар Алиш премиясе лауреатлары: Р.Корбан, Л.Шәех, Г.Гыйлманов,Й.Шәрәпова, Н.Сәйяр иҗаты буенча да чыгышлар ясадылар. Ачылу тантанасында Р.Миннуллин, Р. Арсланова шигырьләре яңгырады. Конференция бик матур һәм оешкан төстә узды.
|
Просмотров: 275 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 5.0
|
|
Copyright © 2006—2025 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.
Почтовый адрес: 420029, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Кирпичникова, д.12 |
|
|
|
|
|