Четверг, 2024-04-25, 4:43 AM
 
Начало Каталог статей Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость" · RSS
Меню сайта
Форма входа
Логин:
Пароль:
Каталог статей
» Статьи » Все статьи

“Илһам чишмәсе”
"Илһам чишмәсе”
 
     Балаларны татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, тарихы, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли йолалары белән таныштыру, иң беренче чиратта, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына йөкләнә. Әдәби мирасыбызны барлап, энҗе бөртегедәй саклап, киләчәк буынга җиткерү - ул безнең иң мөһим мәсьәләләребезең берсе.
     Һәр укытучы үз фәненә булган мәхәббәтен, белемен балаларга җиткерергә тырыша, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә зур игътибар бирә. Үзе янып эшләсә генә укытучы балаларны да "яндырып”, үз фәненә кызыксыну уята ала, язучы, шагыйрьләребезнең иҗаты белән таныштырып, укчыларны да иҗатка тарта, сәләтләрен үстерү өстендә эшли.
     Районыбызды инде икенче ел рәттән Әниләр көненә багышланган шигырь язучылар бәйгесе үткәрәбез. Елдан-ел бу бәйгедә катнашучылар саны арта. Әлбәттә,бу укытучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Димәк, алар балаларга дөрес юнәлеш бирәләр. Укучыларыбызның иҗат җимешләрен "Сабантуй”, ”Ялкын” кебек газета-журналларда күреп шатланабыз. Укытучыларыбыз арасында да иҗат белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Шигъри җанлы мөгаллимнәребез, әлбәттә, үзләрен күренекле шагыйрләребез белән бер баскычка куймыйлар. Ләкин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язган шигырьләрен кулланып, уку процессын тагын да җанландырып җибәрәләр.
     Узган елның апрель аенда районыбызның мәгълүмати-методик үзәгендә иҗади эшләүче, каләм тибрәтүче укытучылар җыелды. Киңәшмә ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗади берләшмәсен оештырырга булдык һәм аны "Илһам чишмәсе" дип атадык. Оешмабызда узган ел сигез укытучы булса, быел тагын өч укытучы өстәлде. Бу оешма нигә кирәк булды дисезме? Аның мөһимлеге, беренчедән, бер-беребез белән аралашу булса, икенчедән, иҗат белән шөгыльләнү өчен бер этәргеч, татар телен үстерүгә юнәлтелгән бер адым. Чөнки шигъри җанлы укытучыларыбыз районыбызда узган чараларда гына түгел, ә шәһәр, республика күләмендә уздырыла торган чараларда да катнашалар. Узган ел Г.Тукайның туган көнендә бөек шагыйребез һәйкәле янында үткәрелгән шигырь бәйрәмендә чыгыш ясадылар, ”Татарстан” радиосы аша үзләренең иҗат җимешләрен тамашачыларга җиткерделәр.
 
Совет районы буенча мәгълүмат-методика үзәге
 методисты Рәхимә Минвәли кызы Арсланова
 
 
Арсланова Р.М., Гарифуллина Г., Сабирзянова Р.Р., Хафизова З.М., Минзязова З.А.
 
18.04.2010г.:
 
 
 
 
 
 
Категория: Все статьи | Добавил: admin (2010-04-18) | Автор: Арсланова Рахима Минвалеевна
Просмотров: 3374 | Рейтинг: 5.0

Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Категории каталога
Все статьи [10]
Интернет в УО [8]
Информация для УО [18]
ПСПО [5]
Информация о пакете свободного программного обеспечения на базе ОС AltLinux
СБППО [7]
Информация о стандарнтом базовом пакете программного обеспечения
ИНФОРМАЦИОННАЯ БЕЗОПАСНОСТЬ [0]
Материалы раздела посвящены информационной безопасности в учреждениях образования при обработке персональных данных
Поиск по каталогу
ССЫЛКИ