 27 нче август көнне Казан шәһәренең 171 нче мәктәбендә август киңәшмәсе кысаларында «Заманча укытучының һөнәри үсеше: яңа алымнар, осталыкны камилләштерү» темасына Совет районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары мәктәп методик берләшмә җитәкчеләренең секция утырышы узды. Утырышны мәгариф бүлегенең Милли эшләр буенча методисты Гайзатуллина Әлфия Мәсхут кызы ачып җибәрде. Хөрмәтле кунагыбыз – Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Халык укытучысы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы "Татар теле һәм әдәбияты укытуда мөһим мәсьәләләр” темасына чыгыш ясады, укытучыларны кызыксындырган һәм борчыган сорауларга җавап бирде. Рәсимә Равилевна яңа уку елында уңышлар теләде. Район методик берләшмә җитәкчесе Ваганова Альбина Илсур кызы "Заманча педагогның вакыт белән идарә итү серләре: барысына да ничек өлгерергә? ”, 187нче лицей укытучысы Сәлимҗанова Л.В.$$CUT "Туган тел дәресләрендә нейрочелтәр технологиясен куллану” темасына мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Шулай ук ”Укучыларны ТДИ һәм БДИга ничек әзерләргә”темасына Төп дәүләт имтиханына әзерлек буенча консалтинг җитәкчесе, эксперт Галимуллина Лилия Фәргат кызының, "Күп мәдәниятле мөхиттә туган телләрне укыту һәм тәрбия бирүдә заманча технологияләр” темасына 8 нче гимназиянең укытучысы Мөкминова Әлфия Дамир кызының, "Әдәби уку дәресләрендә текстлар ярдәмендә уку грамоталыгын үстерү өстендә эш” тамасына 141нче мәктәп укытучылары, һ.б. чыгышлары тыңланылды.
Милли эшләр буенча методист Гайзатуллина Әлфия Мәсхут кызы "Конкурсларда катнашу – педагогларның һөнәри осталыгын үстерә” темасына чыгыш ясады. Укытучыларның үзбелемен күтәрү, һөнәри конкурсларда актив катнашу кирәклеге хакында ассызыклады. Районда һөнәри конкурсларда катнашучыларга методик ярдәм күрсәтү өчен иҗади төркемнәр төзү тәкъдиме белән чыкты.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды
Яңа уку елларыбыз уңышлы булсын!
|