Суббота, 2024-04-27, 8:54 PM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [220]
Для ознакомления [840]
План работы [123]
Информатизация [47]
Информация от РОО [39]
Информация УДО [81]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
3.135.205.146
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2024 » Февраль » 26 » Туган телләр көне
Туган телләр көне
21 нче февраль көнне 185 нче күп профильле лицейда Халыкара Туган телләр көне билгеләнеп үтте. Шул уңайдан укучылар һәм укытучылар ярдәме белән зур бәйрәм концерты булды. Чарага  "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, "Мәдәни җомга” гәҗитенең журналисты Сөембикә Кашапова чакырылган иде. Бәйрәм төрле биюләр, җырлар белән үрелеп барды. Концерт "Веснушки” төркеменең татар халык биюе белән башланып китте. Чараны ачу өчен лицейның директоры – Стахеева Наталья Вадим кызына сүз бирелде. Бәйрәм концертын дәвам итеп, 2 нче сыйныф укучысы – Ямалиев Нурсолтан "Эрбет” исемле татар халык җырын башкарды (җитәкчесе – Нагибина Гөлнур Таһир кызы). Бәйрәм дәвамында "Яз” бию төркеме үзләренең рус халык биюе белән тамашачыны шатландырды. Шулай ук Т.Миңнуллинның "Гөргери кияүләре” спектакленнән өзек күрсәтелде. Бу сәхнә әсәрендә төп рольләрне башкаручылар:

Гөргери – Мишурин Владимир Геннадий улы (физика укытучысы);
Кәтернә – Сибгатуллина Зөһрә Азат кызы (тәрбия эше буенча киңәшче);
Үринә – Гыйбадуллина Алия Хәлим кызы (туган тел укытучысы);
Җаграп – Ильязов Рамил Рәис улы (тарих укытучысы);
Бәчке – Фәхертдинов Илнар Ирек улы (туган тел укытучысы);
Микуш – Замалтдинов Айнур Әсхәт улы (туган тел укытучысы);
Анук – Минабутдинова Аделина Госман кызы (тарих укытучысы);
Гөрпинә – Шна Гөлшат Фәрит кызы (туган тел укытучысы);
Куючы режиссер – Гәрәев Зөлфәт Илшат улы.

Бәйрәм кичәсе, 6 нчы сыйныф укучылары башкаруындагы (җитәкче – Фәйзрахманов Ринат Мәгъсум улы) татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бу бәйрәм яшь буынны тәрбияләүдә, туган телебезне саклап калуда, үстерүдә әһәмиятле урын алып тора. Киләчәктә дә үз гореф-гадәтләребезне, телебезне онытмыйча яшәсәк иде дигән өметтә калабыз.
Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур өлеш кертәннәре өчен лицей директоры – Стахеева Наталья Вадим кызына, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары – Кыямова Динара Ринат кызына, тәрбия эшләре буенча киңәшче – Сибгатуллина Зөһрә Азат кызына, метод берләшмә җитәкчесе – Гыйбадуллина Алия Хәлим кызына, туган тел укытучыларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

   

 
Категория: Для ознакомления | Просмотров: 82 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Февраль 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
26272829
Поиск по новостям
Форма входа
Логин:
Пароль:
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru