Четверг, 2024-04-25, 10:53 AM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [220]
Для ознакомления [836]
План работы [123]
Информатизация [47]
Информация от РОО [39]
Информация УДО [81]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
3.139.107.241
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2021 » Февраль » 19 » “Туган телемдә җырлыйм”
“Туган телемдә җырлыйм”
19 февраль көнне Казан шәһәре Совет районының МГББУ «187 нче күп профильле лицеенда» "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елына багышланган зур "Туган телемдә җырлыйм” дип аталган кичә булып үтте.
Бәйрәмебезне лицеебыз  директоры Гөлнара Гаппас кызы  Галеева  ачып җибәрде. "Кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеген дә бирә,”- дип тәмамлады ул үз чыгышын. Әйе, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Бәйрәмебезгә  мөхтәрәм кунаклар да килде.  Татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Педагогик фәннәр кандидаты, Идел буе халыкларының сәнгате кафедрасы профессоры, 2013нче елдан Татарстанның филармония джаз-оркестры сәнгать җитәкчесе-Лидия Алексеевна Ахметова, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Людмила Даниловна Белоусова, Республикакүләм "Туганайлар” газеты баш редакторы Юлия Юрьевна Губина катнашты. Лицейда "Заман”фольклор ансамбле эшли башлады, җитәкчесе Абакаева Ләйсән Камил кызы үзенең укучылары белән кунаклар өчен чын "Туган телләр” бәйрәме ясады. Бәйрәм татар һәм керәшен халык җырлары, биюләре белән үрелеп барылды. Чакырылган кунакларыбыз да буш кул белән килмәгәннәр. Җырчы Лидия Ахметова үзенең думбрасында берничә җыр башкарды, шулай ук баш редактор Юлия Юрьевна да укучыларга республика күләмендә бастырылып килә торган газета турында мәгълүмат бирде. "Туган телләр” очрашу кичәсе укучыларга да, укытучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады, тагын килергә вәгъдә бирделәр. Бәйрәмебез уңышлы һәм кызыклы үтте.

 

 


Категория: Для ознакомления | Просмотров: 482 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Февраль 2021  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Поиск по новостям
Форма входа
Логин:
Пароль:
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru