| 
				
			  Бөтендөнья  татар  хатын - кызларының   "Ак калфак” иҗтимагый оешмасы,  Казан  шәһәренең " Ак калфак” оешмасы, Совет районының мәгариф идарәсе балалар  бакчаларында тәрбияләнүче  6-7 яшьлек  балалар  арасында  " Татар кызчыгы” бәйгесе игълан итте. 3 нче апрель көнне "Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе”  базасында Совет районының  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр   сайлап алу этабында катнаштылар. Барлыгы   15 нәни кызчык  көч сынашты. Алар үзләре белән таныштырганнан соң, " Нәни кул остасы” номинациясендә  төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, йомгак чорнауда  ярыштылар. Ә бәйгенең 3 нче биреме – ул милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне сәхнәлештерү иде. Монда да  бәләкәй  кызчыкларыбыз сынатмадылар. Алар " Бәби йоклату”, " Каз өмәсе”, " Чәй табыны” һ.б йолаларны  бик матур итеп  күрсәттәләр. Нәтиҗәләр  түбәндәгечә билгеләнде:Гран –прига Гыйбадуллина Назилә, 114 нче балалар бакчасы, лаек булды.
 
 I урын – Хайруллина Инзилә, 213 нче балалар бакчасы;
 
 II – Әскәрова Азалия, 175 нче балалар бакчасы;
 Шакирова Ясминә, 112 нче балалар бакчасы;
 
 III – Мөхәммәтҗанова Зәринә, 67 нче балалар бакчасы;
 Дадажонова Саидә, 175 нче балалар бакчасы.
 
 
   Шәһәр бәйгесендә катнашу хокукына Гран-при һәм I –II  нче урыннарга ия булган балалар лаек булды.
 
  Бөтендөнья  татар  хатын - кызларының    " Ак калфак” иҗтимагый оешмасының  Казан  шәһәре  буенча җитәкчесе   Рәхимә Арсланова |