Казан шәһәре Совет районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 15 нче декабрьдә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уку-укыту процессында катнашучыларның компетентлыгын формалаштыру” дигән темага татар теле һәм әдәбияты МБ җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен район семинары уздырылды. Семинарны милли эшләр буенча директор урынбасары Галиәкбәрова Рания Нәкыйп кызы башлап җибәрде . Ул укытучыларны мәктәптә оештырылган электрон белем бирүдә компетенция үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Кәримова З.И., Фәтхуллина Р.С., Фәттахова Г.Ш., Гарәп-шина Л.А., Герфанова Н.Н. дәресләрендә укыту процессында ИКТ куллануның уңышлы үрнәкләре белән таныштырдылар. Интерактив такта, электрон дәреслекләр, нетбуклар белән эш - болар барысы да замана таләпләренә җавап бирүче дәресләрдә кулланылган чаралар. Аларны дәресләрдә уңышлы куллану үрнәкләре һәркемдә зур кысыксыну, алай гына да түгел , мондый мөмкин-лекләр барлык мәктәпләрдә дә булса иде дигән кызыгу катыш теләк тә уятты.
"Бәхетле балачак” дигән әдәби музыкаль тәнәфестә килгән кунаклар, укучыларның талантларына, уңышларына сокланып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Мәгариф бүлегенең Милли мәгариф буенча баш белгече Вахитова Э.М. уку-укыту процессында, тормышыбызда булган актуаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясады.
ММҮ методисты Сәйфетдинова Г.И.
Фото:
|