Пятница, 2024-04-26, 3:23 PM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [220]
Для ознакомления [836]
План работы [123]
Информатизация [47]
Информация от РОО [39]
Информация УДО [81]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
3.144.202.167
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2010 » Март » 16 » Методик берләшмә утырышы- милли музейда
Методик берләшмә утырышы- милли музейда
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшен нәтиҗәле оештыру, алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу, мөгаллимнәрнең профессиональ компетентлыгын үстерү максатыннан районыбызда методик берләшмә советы эшләп килә. Берләшмәнең чираттагы,Туган тел көненә багышланган утырышы, милли музейда "Илһам чишмәсе” әдәби – иҗат оешмасы белән берлектә узды. Музей хезмәткәрләре безне тарихи сукмаклар аша алып барып, татар халкының үткәне белән таныштырганнан соң, утырышыбыз, кечкенә генә сәхнәсе булган, зәвыклы гына залда дәвам итте. Кичәбездә 11нче гимназия укучылары күренекле шагыйрьләрнең , "Илһам чишмәсе” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары үзләренең шигъри тәлгәшләрен тәкъдим иттеләр. Укытучылар туган телебез, аның киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар.Чыгышлар җыр,моң белән үрелеп барды.
 
Кичә ахырында районыбыз методик берләшмә җитәкчесен (ул инде 10 нчы ел бу вазифаны зур тырышлык белән башкарып килә) Измайлова Миннегөлсем Гаделша кызын Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булуы, 175 нче мәктәп укытучысы Гаязова Энҗе Фәргать кызын «Ел укытучысы 2010” бәйгесенең шәһәр турында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җинү яулавы белән тәбрикләп, шатлыкларын уртаклаштык, аларга Совет районы мәгариф бүлеге исеменнән бүләкләр тапшырдык.
 
Совет районы мәгариф булеге, мәгълүмат – методика үзәге, татар теле һәм әдәбият укытучылары исеменнән кичәбезне уздыруда безгә ярдәм иткән өчен, халкыбызның бай тарихы,җанлы экспонатлары белән таныштырган һәм кичәбезне милли музей бинасында үткәрүгә мөмкинлек биргән өчен милли музей директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызына ,хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Киләчәктә аларга иҗади уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз.”Үткәнен белмәгән,милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк”дип язып клдырган Шиһабетдин Мәрҗәни. Тарих эзләреннән киләчәккә өмет баглап атлар өчен Милли музейга килегез.
 
Совет районы буенча мәгълүмат – методика үзәге методисты Рәхимә Минвәли кызы Арсланова
 
 
 
 

Категория: Для ознакомления | Просмотров: 2418 | Добавил: admin | Рейтинг: 5.0
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Март 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Поиск по новостям
Форма входа
Логин:
Пароль:
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru