Пятница, 2024-04-19, 4:37 AM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [220]
Для ознакомления [836]
План работы [123]
Информатизация [47]
Информация от РОО [39]
Информация УДО [81]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
3.142.199.138
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2017 » Май » 21 » “Мәңгелек хәтер” музее ачылды
“Мәңгелек хәтер” музее ачылды
Бөек Ватан сугышы- иң дәһшәтле сугыш буларак халык хәтеренә мәңге уелып калачак." Тарихын белмәгән халыкның- киләчәге юк" -дигән гыйбарә яши. Шуны истә тотып һәм  укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында 19 нчы май көнне  Казан шәһәре Совет районының  Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә" Мәңгелек хәтер" дигән музей-кабинет ачылды.  Музейның  тантаналы  ачу лентасын   Бөек Ватан сугышы ветераны, 91 яшьлек Шамил ага  Кәбиров кисте. Чарада  " Мәдәни җомга" газетасы корреспонденты Хәмзә Бәдретдинов, " Ватаным Татарстан”  газетасы  журналисты Гөлгенә Шиһапова, Мәгарифне үстерү институты доценты, ф.ф.кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Казан шәһәре Совет районы мәгариф идарәсе  башлыгы урынбасары Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗ кызы катнаштылар.
Музейда Бөек Ватан сугышы экспонатлары белән бергә, сугыш хатлары, фотолар  бар. Шулай ук биредә Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевның да шәхси әйберләре, орден-медальләре урын алган. Аеруча  чарада катнашучыларны  Бөек Ватан сугышы елларында  кулланышта булган телефон-телеграф җайланмалары җәлеп итте, аларның әле дә төзек хәлдә булулары  гаҗәпләндерде. Элемтә урнаштыруда кулланылган җайланмаларны музейга Эчке эшләр министрлыгы подполковнигы, почетлы радист Хәлилов Рөстәм Җәлалович бүләк итте.

Укучы-экскурсоводлар  музей турында бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.  9 нчы Б сыйныфы укучылары  "Үлемсез полк"  белән бергә чарага тагы да җитди төсмер керттеләр. Чарада катнашучылар  сугышта һәлак булучыларны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Музей ачу   тантаналы  төстә  узды.

 

 

Категория: Для ознакомления | Просмотров: 806 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Май 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Поиск по новостям
Форма входа
Логин:
Пароль:
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru