“Яз.Тукай. Ватан” дип исемләнгән мәктәп театр коллективлары фестиваленең йомгаклау тантанасы | 10:28 AM |
31 мартта Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылган "Яз.Тукай. Ватан” дип исемләнгән мәктәп театр коллективлары фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте. Бу фестивальдә 171нче мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады. "Бәхетле балачак” театр коллективында шөгыльләнүче 9-10 сыйныф укучылары Илгиз Зәйниевнең "Кишер басуы” спектакленнән өзек сәхнәләштереп, 1 урын яуладылар һәм 4 сыйныф укучылары "Кәҗә, сарык һәм башкалар” өзеген уйнап, 3 урын алдылар. Аларга фестивальнең социаль партнерлары тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, театр коллективларын оештыру эшендә актив катнашкан мәктәпләргә "Афәрин!” дип эйтәсе килә.
|
Категория: Для ознакомления |
Просмотров: 1019 |
Добавил: admin
| Рейтинг: 0.0
|