Вторник, 2024-04-23, 9:07 AM
 
Начало Регистрация Вход
Вы вошли как "Гость"
Меню сайта
Разделы новостей
Срочные объявления!!! [220]
Для ознакомления [836]
План работы [123]
Информатизация [47]
Информация от РОО [39]
Информация УДО [81]
Информация ДОУ [64]
Президентские состязания [1]
Информация ГИБДД [84]
Тьюторское сопровождение [14]
ВАШ IP-АДРЕС
18.218.61.16
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Яндекс.Метрика
Архив сайта УМС ИМО

СЕЙЧАС НА САЙТЕ
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Пользователи:
Новости сайта
» 2016 » Май » 4 » «Алиш эзләреннән» II төбәкара фәнни –гамәли конференция“ Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә”
«Алиш эзләреннән» II төбәкара фәнни –гамәли конференция“ Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә”
Фашист зинданында иза чиккән, каләмнәрен утлы корал иткән Муса Җәлилне, Абдулла Алишны һәм аларның көрәштәшләрен безнең онытырга хакыбыз юк. Абдулла Алиш-үзенең туган илгә тугрылыгы, батырлыгы белән генә түгел, ә каләм очларыннан тамган, ничәмә-ничә буын тәрбияләгән әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре  белән танылган, дан яулаган шәхес. ”Алиш эзләреннән” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция  29.04.2016.
"Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия” дә   быел икенче тапкыр узды. Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны  барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, аны  камил белүче   балаларның күп булуы куандыра.
Быел 1 меңгә якын эш кабул ителде. Иң актив катнашкан укучылар Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Казан шәһәрләреннән һәм Арча, Саба, Әлки,Теләче, Югары Ослан, Әтнә районнарынна булды. "Әкиятләрдән олы тормышка” һәм "Шиърият бакчасында” исемле секцияләргә укучыларыбыз бик күп иҗат җимешләрен  җибәргәннәр.  "Алиш эзләреннән” секциясенә дә бик күп  язмалар кабул ителде.Укучыларыбыз язучы турында  кызыклы  мәгълүматлар тапканнар, эзләнүләр үткәргәннәр. Абдулла Алиш премиясенә  лаек булган язучыларыбызның иҗатына да мөрәҗәгать  итүчеләр аз түгел.
  
Тантанада  мәртәбәле кунаклар:Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ТР ның Мәгарифне үстерү институтының кафедра мөдире, Зиннатуллин Раиф Кәримулла улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Әнвәр  Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы, Хөснуллин Равиль Камил улы, ТР Бөтенроссия халык фронтының ТР төбәге җитәкчесе,Ибатуллина Гүзәлия Гыйләҗевна, Совет районы мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча  җитәкче урынбасары,  Йолдыз Шәрапова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Луара Шакирҗан, ТР халык артисты, ТР атказангган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты  доценты, ф.ф.к., Һадиева Гөлнара Васил кызы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы һәм Абдулла Алишның туганнары: Алишев Илдар Абдулла улы, педагогика фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университетының  доценты, оныкчыгы Алия Алишева, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар, язучының  Алмаз исемле улының хатыны Фаина Александровна Алишева, Фәридә Галимҗановна Алишева, Фәрит Баттал (Абдулла  Батталның оныгы) катнашты.

Мондый чаралар узарга тиеш, аларның әһәмияте бик зур.”Алиш эзләреннән” исемле II төбәкара фәнни-гамәли конференция дә  Абдулла Алиш безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буынга  батырлык үрнәкләре күрсәтә, Ватаныбызга,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләвен раслый.
    
Рәхимә Арсланова,
"Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия” директоры,
 К.Насыйри премиясе лауреаты

 
Категория: Для ознакомления | Просмотров: 1380 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0
Copyright © 2006—2024 УМС ИМО УО ИКМО "Город Казань" в Советском районе г.Казани. При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на sovedu.ru обязательна.

Почтовый адрес: 420073, Республика Татарстан, г.Казань, ул. Шуртыгина, д.1
Яндекс.Метрика
Календарь новостей
«  Май 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Поиск по новостям
Форма входа
Логин:
Пароль:
ССЫЛКИ
Статистика
Rambler's Top100 Рейтинг@Mail.ru